ШАРМА’НЩИК и. рус 1) к. шарманкачы. Хәзер, элеккеге шарманщиктан – сюжетка махсус кертелгән персонаждан аермалы буларак, алып баручы башка функцияләрне башкара: сәхнә образы булып тора ---. Н.Игъламов 2) күч. мыск. Берәр музыка коралында аннан-моннан уйнаучы яки аппаратура ярдәмендә түбән сыйфатлы музыка уйнатучы кеше. Син әллә анда, кыямәттән соң беренче көнне үк дискотека оештырырлар дип уйлыйсыңмы?! Күземә күрсәтмә шул шарманщикларыңны! К.Кәримов // Сәләтсез җырчы. Теге шизик кыяфәтле Тимати дигән шарманщик та безнең нәселдән бугай, чын исеме – Тимур. Ватаным Татарстан |