ШАРМА’НКА и. рус Берничә гади генә көй уйнарга көйләнгән, җилкәгә асып йөртерлек зурлыктагы тартма рәвешендә клавишсыз, кулдан әйләндереп уйнатыла торган механик орган. Төрле видео, магнитофон, патефоннарга караганда, музыканы гади авазларга таркатып бетерә торган шарманканы ярата төшә иде ул... А.Тимергалин. Шарманканың уйнавын тыңлап, ул сихерләнгән кебек була, көне буе шарманкачы янында бөтерелә. Р.Батулла 2) күч. ирон. Берәр ошамаган, матур, җитди, кирәкле дип саналмаган уен коралы. Юк шул, бездә әнә шарманка уйнаучы, туп тибүче бер легионер сатып алыр өчен дә дистәләрчә миллион евро туздыралар, әмма инде кеше исәнлеге өчен бер тиен дә тотылырга тиеш түгел. Безнең гәҗит 3) күч. ирон. Түбән сыйфатлы булганга яки башка сәбәпләр белән тыңлаучыга ошамаган радио, магнитофон һ.б.ш. музыка уйнату җиһазы. Барысы да, Җәмилә әйтмешли, синтезатор шарманкасына кычкыра. Ватаным Татарстан 4) күч. Ялыктыргыч, эчпошыргыч, бер үк төрле сүз. Сабакташ алай тиз генә лаеклы ялга чыга алмас, ахры әле, әнә Россия Финанс министрлыгы кабат пенсия шарманкасын әйләндерә башлады, һәм ул бер дә пенсионерлар файдасына түгел. Шәһри Казан |