ШАРЛЫ с. 1. 1) Шары, шарлары булган, шарлар куелган, шар белән бизәлгән. Кичен кино, ял көннәрендә офицерлар йортында биюләр, ак шарлы бильярд өстәле. М.Мәһдиев. Алдан ук көн эсселегенә сылтап, ялтыр шарлы караватын җир идәнле келәтләренә күчертте, тышта һава салкынрак, янәсе. К.Кара 2) Шар формасындагы, шар итеп эшләнгән. Күз алдында хәтта шарлы яшеннәр дә пәйда булгалады. Ә.Гаффар 3) Төп өлеше, төп детале шар булган, эшләве шуңа нигезләнгән. Биредәге Е-2 линиясенең шарлы клапаннары аша чыккан материал Т-2 суыткычының дефлекторизация секторында вакуум ярдәмендә икенчел басымга дучар ителә һәм Ш-2 трансформаторыннан чыккан электр дугасы ярдәмендә зур диаметрлы көпшәгә юнәлдерелә. Җ.Юнысов. Соңыннан цемент клинкеры шарлы тегермәндә гипс өстәп тарттырыла, онга әйләндерелә. Төзү материаллары. Шарлы подшипник 2. и. мәгъ. Кечкенә туп, шар кебек йомры нәрсәне кәшәкә таяк белән сугып яки башкача уйнала торган уен. – Алпар кая? – Урамда. Урам малайлары белән шарлы уйный. М.Хәбибуллин |