ШАРЛА’У ф. 1) Су яки башка сыеклык көчле агым белән акканда тавышлану, шаулау, гөжләү. Авыл уртасындагы инештән шарлап аккан ташу тавышына кемнеңдер ачы авазы кушылды: – Ярдәм итегез! М.Мәһдиев. Беренче март көне килде, һава җылы, гөрләвекләр шарлый, тамчылар тама, кояш кышкы йокыдан сулыккан битләрне иркәли, тәнгә тормыш, яшәү дәрте сеңдерә. Т.Галиуллин

2) Көчле агым белән агу, ургып, гөжләп агу. Арада Шивилгән үзәк урамыннан шарлап, ташкынланып агып төшкән сае – елгачыгы белән, күкрәп, бертоташтан үсеп киткән йөзем-җимеш бакчалары белән дан тота иде. Ә.Мохтар. Борыныннан шарлап кан китте. Т.Галиуллин. Елганың суы саф, ул шарлап ага, хәтта төбендәге зур-зур ташларга хәтле ап-ачык булып күренеп тора. Ф.Бәйрәмова

Шарлап тору Гел шарлау; әле хәзер шарлау

Шарлап яту сөйл. к. шарлап тору. Бер төн эчендә шарлап яткан елга аша күпер салып, иртән танкларны үткәрә торган идек. Т.Гарипова

Шарлый башлау Шарларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә