ШАРЛАТАНЛЫК и. Үз эшен белмәү, белемсезлек, наданлык. Көндәшләре карт астрономнан планетаны таптыра башлыйлар. Аны хәтта шарлатанлыкта гаеплиләр. Галлей агай үлеп китә. А.Хәсәнов // Ялганчылык, алдакчылык. Кыскасы, җитди галимнәр һәм мәдәни халыклар астрологияне «ялган фән» («псевдофән») һәм шарлатанлык дип саный башлаганнар. А.Тимергалин. Татар матбугатында кайбер галимнәребезнең «Төркиядә елына йөз мең исемдә китап басыла» дип язуларын исә шарлатанлык дип кенә бәяләргә кирәк! Т.Әйди |