ШАРЛАТАН и. фр. 1. Белеме, махсус әзерлеге булмый торып, берәр эшкә керешүче кеше, надан. --- табиблар, бер дә каушап калмыйча, бер кешенең йөрәген икенче затка күчереп куя башладылар. Шул ук вакытта төрле шарлатаннар алдында баш иябез, соңгы тиеннәребезне түләп, аларның сеансларына йөрибез. А.Хәсәнов . Берничә яңа сүз ятлаган бу шарлатан митингларда туктаусыз чыгыш ясый, нәрсә сөйләгәнен дә юньләп белмичә, эшче-крестьяннарга өстенлекләр таләп итә. А.Әхмәдуллин // Файда алу өчен үзен белгеч итеп күрсәтергә тырышучы кеше; аферист, алдакчы. Мин дә заманында күп йөрдем врачларга. --- Берсе бер дару язып бирә, икенчесе икенче дару, Халтурщиклар! Шарлатаннар! Н.Фәттах

2. с. мәгъ. Чын белгеч булмаган, ялган, надан. Юк, юк, синең шикелле шарлатан хәлфәләр укыган никахны мин танымыйм! Т.Гыйззәт. Үтә чыккан ахмак, шарлатан кеше! Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә