ШАРЛАНУ ф. 1) Шар формасын алу, шар рәвешенә керү. Яктысы бүлек-бүлек булып шарланып, бер ачылып, бер йомылып, безнең аяк асларыбызда тәгәрәп, уйнаклап йөри иде. Ф.Әмирхан

2) Зур булып ачылу, акаю. Аның зур коңгырт күзләре шарланган, ялт-йолт килә, ләкин ни өчен шулай икәнен аңлавы кыен иде. В.Нуруллин. Әниеңнең күзләре шарланды: тәмам исе-акылы китте. Әйе, ничек инде аның бердәнбер улы ниндидер кыргый Атилла хан кызына өйләнсен ди?! М.Хәбибуллин

Шарлана бару Торган саен ныграк шарлану

Шарлана башлау Шарланырга тотыну

Шарлана төшү Бераз шарлану; тагын да ныграк шарлану

Шарланып калу Берәр сәбәп белән шарланган хәлгә килү. Хәтта гадәттә чылт-чылт йомылып торган күзләре дә шарланып туктап калганнар. И.Салахов

Шарланып китү Кисәк шарлану, сизелерлек дәрәҗәдә, шактый нык шарлану. Моны [көн тәртибен ] күргәч, Ибраһимның күзләре шарланып китә. Г.Гобәй

Шарланып чыгу Бөтенләй шарлану, бик нык шарлану. Баян колакларын тырпайтты, күзләре шарланып чыкты. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә