ШАРЛАНДЫРУ ф. 1) Шар формасына кертү, шар рәвеше бирү 2) Зур итеп ачу, акайту, шар кебек итү (күзләр тур.). Шәмсеруй да, ишегалдын айкаган бүре малаен күреп, әчтерхан чикләвегедәй зур күзләрен тагын да шарландырган. А.Хәсәнов. Фәрит, күзләрен шарландырып, озак итеп миңа карап торды, үзе дә сизмичә сызгырып җибәрде. И.Диндаров Шарландырып тору Шарландырган хәлдә булу. – Ә син, мәхлук, нәрсә бәбәкләреңне шарландырып торасың? И.Салахов. Ул әллә сугарга ниятләде, әллә төртеп егарга, бәбәкләрен шарландырып текәлеп торды да ишеккә ташланды ---. А.Гыйләҗев Шарландырып утыру сөйл. к. шарландырып тору. Бу юлы алар, мунчаның аргы башында күзләрен шарландырып утырган баканы күреп, бик чыр-чу килешкәннәр иде. А.Хәсәнов |