ШАРЛАМАЛЫ с. Шарламалары булган, шарламалар хасил иткән; шарлама рәвешендәге. Сөембикә сөйләгәндә, Сандугачлар сокланган. Шарламалы елга хәтта Агышыннан тукталган. Э.Шәрифуллина. Аннары паркның итәгенә – Казан елгасы буена төшеп, урап бардык-бардык та, Кремльгә җитәрәк хәрабә калдыклары, субайлары әле дә калкып торган иске тегермәннең шарламалы буасында су коендык. Т.Нурмөхәммәтов |