ШАРЛАМАК и. сир. к. шарлавык. Бары тик сайрак урыннарда, агым көчле булган шарламакларда гына бу яктылык ватыла, су өсте шадралана, челпәрәмә килгән көзге кисәкләренә охшап, көмеш тәңкәләр хасил булалар. М.Хәсәнов. Бүә ул бер урында салмак, тыныч ага, ярлары куркыныч, яшькелт суы тирән. Икенче бер урында ул югарыдан төшкән шарламак сыман шаулап, тавышланып ага. Н.Фәттах |