ШАРЛАМА и. 1) Су агымының биеклектән ургылып төшкән ташкыны; русчасы: водопад. Алар ишелергә торган кыя төбеннән, тарлавыклардан, судан яртылаш кына чыгып торган ташларга сикерә-сикерә үтеп, коточкыч бер көч белән коелып торган шарлама янындагы тау тишегенә килеп керделәр. Г.Әпсәләмов. Таулар күкрәгеннән чишмәләр бәреп чыккан. Аларның күбесе, шарлама ясап котырып-котырып, түбәнгә ташлана. Ф.Яруллин 2) Гомумән көчле агым, ташкын; агымның шундый урыны 3) к. шарлавык ( 1 мәгъ.). Авылның түбән башындагы шарламага төшәсе калган икән, анда карыш буе ташбашларны чүпләп кенә торасың хет. М.Хуҗин 4) к. шарлавык ( 3 мәгъ.). Шаулап-ыргып аккан су өстенә аркылы-торкылы агачлар ауган. Бәлки, шуңадыр елга күбекләнеп, әллә нинди шарламалар ясап, чоңгылланып ага. М.Хәсәнов 5) к. шарлавык ( 2 мәгъ.). Ул мине үз янына чакырып ишарәләде. Тар шарламаны сикереп чыктым да аның янына барып чүгәләдем. М.Хуҗин 6) Буа, электростанция һ.б.ш. гидротехник корылмаларда су басымын киметү өчен артык суны агызу җайланмасы; русчасы: водосброс, каскад. Буалар шарламасының дүртенче баскычын төзи башлагач, Шәфәгать Тәхаутдинов, Германиянең көньяк-көнбатышында урнашкан Баден-Баден каласының ландшафт архитектурасы үрнәкләре белән танышып, алар тәҗрибәсен үзебездә кулланырга, дигән әмер бирә. Шәһри Казан 7) Бина эчендә яки ачык һавада, ешрак җәмәгать урыннарында, матурлык, дәвалау һ.б.ш. максатларда каскад, чишмә рәвешендә эшләнгән ясалма су агымы. Яңадан салкынча минераль су белән бассейн керү, өстән аккан шарлама астында утырулар, тәмле төшке аш, кайнар минераль сулы бассейн, джакузилар – төштә кебек кенә истә калган. Сәхнә 8) Ишелеп, коелып торган берәр нәрсәнең мул, көчле агымы. Ул бодай шарламасы астына кереп баса. Бер генә мизгелгә бодайдан коеп куйган җиз сын булып кала. Ә.Гаффар 9) күч. Агым, ташкын рәвешендә бертуктаусыз, өзлексез дәвам иткән процесс. Әйтче, язмыш, Уйлар шарламасы ага, Ярдан түбән атылып. Әйтче, язмыш, бармы тагын Уаласым ватылып? Э.Шәрифуллина 10) күч. Кискен борылыш, тамырдан үзгәреш; ыргым. Хәер, баш әйләндергеч сикерешләре, шарламалары очрамаса, сай сулы елга шикелле талгын гына агып ятса, мәзәге белән рәхәте дә булмас иде тормышның, йөрәкләр мүкләнеп бетәр иде. Г.Мөхәммәтшин. [Тормыш] агымын көчәйтә, я акрынаеп тора да, шарлама ясап, кинәт түбәнгә ургыла. А.Гыйләҗев |