ШАРЛАВЫК и. 1) Гадәттә, ташлы җирдән шаулап ага торган кызу агымлы, ләкин сай су; инеш. Ул төштә инеш кыш уртасынача катмый бит, юл була ич ул төштә. Шарлавык бит анда, чана төбенә җитми ич анда су. М.Хуҗин. Җаным буйлап сагыш сызамы?.. Үткәннәрдән кайта йөрәк шавы, Шарлавыклар булып ага моң... Л.Шәех 2) Гөрләвек. Шарлавыклар гөрләшеп актылар да каядыр, җир астына төшеп югалдылар. Н.Дәүли. Буран артыннан ук кар ашыгып эри башлады, бөтен ерганаклардан, кырлар өстен тонык гөрләтеп, шарлавыклар йөгерде. Ә.Еники 3) Агымның ташлы җире; су юлында өелеп калган, судан чыгып торган ташлык. Инеш аны ташлы шарлавыкка чыгарды. «Ничек батып үлмәдем икән?» – дип уйлады ул. Ф.Яхин 4) к. шарлама. Шарлавыкларны гидроэлектростанцияләр төзү өчен файдаланырга мөмкин. Шундыйлар рәтеннән Ниагара (биеклеге 51 м, киңлеге 1100 м, АКШ), Игуасу (биеклеге 72 м, киңлеге 4000 м, Бразилия), Виктория (биеклеге 140 м, киңлеге 1800 м, Көньяк Африка) шарлавыкларын атарга мөмкин. К.Гыйззәтов 5) Гомумән көчле агым. Ул кухнядагы кайнар су кранын бар куәтенә җибәрде дә өстәлдәге бушаган савыт-сабаларны шул шарлавык астына куйды. К.Тимбикова |