ШАРКЫЛДЫК с. 1. 1) Артык шаулап, шаркылдап көлү гадәте булган, кычкырып көлүчән; гел көлеп кенә торган. Әллә нихәтле вакыт узды, шаян егетләрнең дә авызы ябылды, шаркылдык кызлар да телен тешләде. Р.Камал

2) Артык сөйләмчәк, күп һәм кычкырып сөйләү гадәте булган

3) Җиңел холыклы, бер нәрсәне дә җитди кабул итмәгән. Беләсең аның шаркылдык ярты акыл җиңгәсен: мине күрүгә, шул ахылдап килеп чыкты. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. Шундый гадәтле кеше. Озын толым бу шаркылдык белән ни-нәрсә турында сөйләшә икән? Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә