ШАРКЫЛДАШУ ф. урт. юн. к. шаркылдау. Тотыш, айгыр кебек кешнәгән, шаркылдашкан гарәпләргә катнашмыйча аптырап, тынын кысып, бер читтәрәк басып торды. Н.Фәттах. Малайлар үз-үзләреннән канәгать булып шаркылдашалар, мине үчекләп төрткәлиләр. И.Диндаров Шаркылдашып алу Бераз шаркылдашу. Барыбыз да шаркылдашып, төрмәне яңгыратып алдык. И.Туктаров Шаркылдашып тору Билгеле вакыт дәвамында яки хәзерге моментта шаркылдашу |