ШАРКЫЛДА’У ф. Гөрләтеп, яңгыратып, кычкырып көлү. Мансур мондый нахак сүзләрдән соң тәмам телен йотты, Шамил үрәчә өстендә сикергәли-сикергәли шаркылдады. В.Имамов. – Ха-ха, – дип, йөгәнсезләнеп шаркылдады тегесе, – безгә патшадан кала барча юлчыларны да тикшерү хокукы бирелгән, беләсездер, шәт, күктән төшмәгәнсездер. М.Әмирханов

Шаркылдап алу Бераз шаркылдау. Җәмил, шушы яшькә кадәр ниндидер могҗиза белән сакланган тешләрен күрсәтеп, бер шаркылдап алды, аннары җитдиләнеп сорап куйды ---. И.Шиһапов. – Килештек, – дип, Гөргөри үзенә генә хас ямьсез матур көлү белән шаркылдап алды. Р.Зәйдулла

Шаркылдап җибәрү Кинәт шаркылдый башлау. Әнисенең калтыранган кулларын күреп, Луиза чак кына шаркылдап җибәрмәде. А.Гыйләҗев. – Бик ансат икән! – дип, дивана бәндәдәй шаркылдап җибәрүемә Мирзаның күзе тонды, теле тотлыкты. Ф.Баттал

Шаркылдап йөрү Гел, һаман шаркылдау. Хәйдәр безнең арада һаман көлеп шаркылдап йөри. Ә.Еники. Яшьләр күп, әмма бездәге шикелле, кулларына сыра шешәсе тотып, тәмәке суырып, тилеләрчә акырып, шаркылдап йөрүче бер генә егетне яки кызны да очратмадык ---. Туган як

Шаркылдап кую Кинәт шаркылдау; бер мәртәбә, кыска гына шаркылдау. Аның сурәтләре яныннан шаркылдап куймыйча, эчен тотып көлмичә берәү дә уза алмый. А.Хәсәнов. Чыдый алмыйча шаркылдап куйдым, Дамир сизенә, төс аермый торган күзләрен акайтып, миңа карады ---. А.Гыйләҗев

Шаркылдап тору Билгеле вакыт дәвамында шаркылдау; хәзерге моментта шаркылдау. Минем сорауны бөтенләй ишетмәгәндәй, ул тагын берәр минут чамасы шулай шаркылдап торды. В.Нуруллин. Ә монда, җитмәсә, тешләрен ыржайтып, «купич» дип шаркылдап торалар! И.Диндаров

Шаркылдый башлау Шаркылдарга тотыну. Шуны гына көткән диярсең, бөтен класс миңа кушылып шаркылдый башлады. И.Диндаров. Хатын бераздан шаркылдый ук башлады. Г.Әдһәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә