Ш́АРИК и. рус 1) Кечкенә шар, шарчык; шундый формадагы берәр нәрсә. Алар чәчләрен тасма белән үреп, ак бантиклар белән бизәгәндә, Гүзәлнең толым очларына моңарчы Сукмаклы Тау кибетендә күренмәгән пластмасс шариклар, алтынсу күбәләкләр, тагын әллә нинди нәрсәләр куела торган иде. Р.Рахман. --- автогиганттан күбрәк файда алу һәм аның тәэминатчы-арадашчыларга бәйлелеген бетерү өчен, КамАЗның үз металлургия базасын, шариклы подшипниклар һәм электр техника заводларын салу кирәк. В.Шәрипов 2) күч. Акыл, аң, акыллылык дәрәҗәсе, уйлау, фикер йөртү сәләте. Бәлки, чыннан да шулайдыр, мәктәптә җиде ел буена кермәгәнне тутыга башлаган шарикларга сугыш җиде көндә сеңдерә торгандыр. Н.Әхмәдиев. Әллә нинди акыллы уйлар килә төнлә. Көндез баш эшләми. Төнлә баштагы шарикларны чистартып куялармы? Кайвакыт шулай айлы төндә барасың айга каршы, нинди генә уйлар килми. Т.Миңнуллин ◊ Шаригы бушау Акылына зыян килү, фикерләү сәләте зәгыйфьләнү. Шаригы какшау к. шаригы бушау. – Нәрсә сөйлисең син? – диде ул аптыраулы тонык тавыш белән, – әллә теге ни... ми шарикларың какшый башладымы? А.Вергазов |