ШАР-ЗОНД и. рус Атмосфераны өйрәнү өчен һавага җибәрелә торган, водород яки гелий тутырылган резин яки пластик сүрүдән һәм шуңа асылган аппаратура контейнерыннан гыйбарәт пилотсыз аэростат. Сулдан, биек-биек, үтә күренүчән ангарлар ягыннан, шар-зонд очып чыкты да яңгырларын коеп җиңеләеп калган күгелҗем-аксыл болытлар янына тирбәлә-тирбәлә менеп китте. А.Гыйләҗев. Чара яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләр ясаган самолёт модельләрен, һава еланнарын һәм бәйрәмнең төп символы – стратосферага зур шар-зонд җибәрү белән тәмамланды. Әлмәт таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә