ШАРЖ и. фр. 1) Кайбер типик үзенчәлекләрен чынбарлыктагыдан күпертебрәк, алгы планга чыгарыбрак, шаяртып яки сатирага тотып ясалган рәсем, гадәттә портрет. Шуның өстенә, ул рәсемгә дә оста малай булып чыкты: журналга әллә нихәтле юмористик шаржлар ясап, фоторәсемнәр төшереп җибәрә һәм аларның байтагысы журналда урын да ала иде. Ш.Маннур. --- «Тынгысыз каләм» эленеп тора. Анда язучыларның көлкеле шаржларын күреп, бер-берсенә карата язылган төртмәле шигырьләрен укып, рәхәтләнеп шаркылдашып көлеп торырга була. Л.Хәмидуллин 2) Кемне яки нәрсәне дә булса шундый юмористик яки сатирик планда тасвирлау алымы. Әсәргә концепция бөтенлеге, сюжет тыгызлыгы җитми. Аның аерым өлешләре фаҗига, шарж, сатира алымында язылган, төрле-төрле физик һәм химик катнашма рәвешендә калган, роман буеннан-буена бердәй составлы тоташ эремә хәленә килеп җитмәгән. Т.Әйди 3) Кемне яки нәрсәне дә булса кабатларга тырышкан, ләкин тиешле дәрәҗәдә булмаган, эшкә яраксыз нәрсә. Кайбер талантлы артистларыбыз чит ил классикасын менә дигән итеп башкаралар, ә үзебезнең көйләрне шарж, пародия кебегрәк тамак төбе белән җырлыйлар. Ф.Хатипов |