ШАРАЮ ф. к. шарлану. Яшь кыз күргәч, күзләре шарайды абыем җанымның... М.Хуҗин. Эчкәнем юк, эчә алмыйм, дидем. Гали абыйның болай да зур күзләре шараеп, ат күзенә әйләнде. Б.Камалов

Шараеп калу Шарайган хәлгә килеп, шул рәвешен саклау. Әйе, әйе, шакмакландырма бәбәгеңне, калдырдым да киттем, күзләре шараеп кына калды. Г.Каюмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә