ШАРАЙТУ ф. сөйл. к. шарландыру ( 2 мәгъ.). Кесәсендә шырпы юанлыгында гына диярлек «Ракета» папиросы булган баягы студент күзләрен шарайтып катып кала – соң, килеше-килбәте белән язучыга бөтенләй дә охшамаган бу кеше күптән түгел генә аңардан тартырга папирус сораган иде ләбаса! М.Хуҗин. Моны ишеткәч, минем аркага әлеге кайнар чәйне койган кебек булдылар, мин, күземне шарайтып, Иван Павловичка карадым. Т.Нурмөхәммәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә