ШАРА’ДА и. фр. 1) Табышмакның бер сүзне берничә мөстәкыйль сүзгә бүлеп, җавабын табу өчен аларның һәрберсен аерым уйлап табып, бергә берләштерергә кирәк булган төре (мәс.: бал-чык). Болар – уку-язуга, сүзләрнең күп мәгънәлелегенә һәм башка күренешләргә нигезләнгән шарада, метаграммалар. Д.Абдуллина. Шарада нинди дә булса сүзнең иҗекләре аңлаткан мәгънәләрне әйтеп, шул сүзнең үзен табуны сорый. Мәсәлән, «Беренче кисәге – сыеклык, икенче кисәге – Татарстандагы елга, кушып укысаң – табигать күренеше». Җавап: суык (су – Ык). Ай колакланса, ни була? 2) күч. Буталчык, аңлашылмаган хәл, күренеш яки читләтеп әйтелгән сүз. Талантлы замандаш шагыйрьләренә хас булганча, кайвакыт катлаулы метафоралар белән эш итсә дә, аның язганнары аңлашыла, беркем чишә алмаслык, ә бәлки кайвакыт чынлыкта да мәгънәсе булмаган шарада рәвешен алмый. Р.Рахман |