ШАРА’ГА и. рус сөйл. 1) Сталин репрессияләре чорында төрмә тибындагы ябык фәнни тикшеренү үзәге, конструкторлар бюросы һ.б.ш. учреждение 2) Жуликлар оештырган берәр эш, чара; шикле, ышанычсыз компания. Вак кибетләрне шарагалардан сакларга алыныр иде – беләк нечкә, йодрык бәләкәй. Алыпсатарлыкка китәр иде – хәйләсе юк ---. Р.Батулла 3) Кирәксез, вак-төяк һ.б.ш. эш белән шөгыльләнә торган оешма яки учреждение. Акча бер хәл, җаным, квартир кирәк. Заводта эшләмәсәң, аны каян аласың? Тәлгатьнең шарагасындамы? Шиш!.. Ә.Дусайлы |