ШАРА-БАРА и. гади с. 1) Һәртөрле арзанлы, әһәмиятсез нәрсәләр; гомумән төрле вак-төяк. Менә нәрсә, бабай, үзең белән бер күлмәк белән ыштан ал да калган шара-бараларыңны ташлап калдыр. Т.Гыйззәт. Сул почмакта кечкенә генә, пөхтә генә комодта зур гына көзге, ислемайлар, савытчыклар, хатын-кыз шара-баралары, диварларда әллә ничек кызыл материя берлән ясаган чәчәкләр, алар арасында открыткалар. Г.Исхакый. Өйгә кайткач, кәҗәнкәдәге сандыктан, җыен шара-бара арасыннан кечкенә бер капчык алды. Б.Камалов 2) Абруйсыз, дәрәҗәсез кеше, теләсә кем, ыбыр-чыбыр. Бу карагруһлар әүвәлдә йөзләп булсалар да, бара-бара берничә шара-бара гына калганга, мөселманнарның йөзенә кара яга алмадылар. Г.Тукай 3) Буш сүз, кирәксез, әһәмиятсез, вак-төяк, юк-бар нәрсәләр турында сөйләшүләр. Чынлап та, егетләр, ташлыйк әле шара-бараны. М.Әмир. Ризык чемченеп, шара-бара сөйләшеп тордык та, баягы капканы йокысыннан уятып, шыгырдатып ачып урман якка чыктык. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Түбән дәрәҗәдәге, килделе-киттеле, ни җитте шундый 3. рәв. мәгъ. Аннан-моннан гына, теләр-теләмәс, җиренә җиткермичә. Өйдә чакта шара-бара гына сөйләшеп утырганнар иде, урамга чыккач та, Мәүлия сүзчәнләнеп китте. Я.Зәнкиев |