ШАРА и. сөйл. к. шар ( 1– 2 мәгъ.). Көзен Фәхри шаралы уйный, урамның бер очыннан икенче очына кәшәкә таягы белән агач шара куа. М.Галәү. Малайлар кое янында безнең озак маташуны мәзәк иттеләр, өрәңге тубырыннан ясаган шараны юри безнең яккарак тәгәрәтәләр, ачуым килеп, шараны тибеп җибәрим дигән идем, тезем чәнчеште, ыңгырашуымны сизми дә калдым. А.Гыйләҗев. Малайларда шара сугу кайгылары китте. Кемузардан таякларын ташламыйча, мәчет ягына йөгерделәр. З.Зәйнуллин |