ШАР II кис. Тулысынча, тәмам, бар мөмкинлегенә. Капка шар ачык, ләкин ишегалдында җан әсәре күренми. Ә.Баян. Кайтса, ишек шар ачык тора. А.Гыйләҗев . Бу манзарадан мин тәмам уянам, күзләремне шар ачам. А.Хәлим ◊ Шар яру 1) Һәркем ишетерлек итеп кычкыру, сөйләү, көлү; шәрран яру; 2) Курыкмыйча, яшермичә ачыктан-ачык сөйләп бирү яки ялгышлык белән, уйлап тормастан әйтеп салу. «Язучы булмыйча, башка һөнәр иясе булырга мөмкин дә түгел иде», – дип, шар ярып әйтеп салганыем бит. А.Хәсәнов. Шулай дип, җыелышта шар ярып әйтеп тә бирде. В.Нуруллин |