ШАР I и. рус мат. 1. 1) Ярымтүгәрәкне үзенең тотрыклы диаметры тирәсендә әйләндерүдән барлыкка килгән геометрик җисем; пространствода үзәктән бер үк ераклыкта урнашкан нокталар хасил иткән геометрик җисем. Берсенең баш киеме биек конусны хәтерләтә. Конусның өстендә сары төстәге шар калкып тора. Н.Фәттах. Шар кебек түп-түгәрәк ун айлык малай алпан-тилпән йөри, мин сиңа әйтим, ишегалдын икегә яра бу! А.Хәсәнов. Шарның диаметры. Шарның мәйданы күләмен исәпләү 2) Шундый формалы, шуңа охшаш, шуңа якын йомры предмет. Сигезенче март бәйрәменә ул Алтынчәчкә гаҗәеп бүләк китерде: йодрыкка сыярлык тимер шар матур итеп челтәрләнгән, аның эчендә шулай ук челтәрләнгән тагын бер шар тәгәрәп йөри. М.Маликова. Сабын күбеге һавада очканда, гаҗәеп матур шар була. Могҗизалы шарда салават күпере төсле йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы килә. Р.Батулла 3) Чыршыны бизәү өчен шундый формада матурлап, бизәп эшләнгән уенчык; чыршы уенчыгы. Әй чыршы, нәни чыршы, Сине кайчан аңларбыз? Бер көнлек бәйрәм өчен Сине кисеп алабыз. Уенчык шарлар асып, Түргә куеп бизибез. Э.Шәрифуллина. Чыршы очына матур гына бер күркә беркетәбез, аның урасына кечерәк бер шар яки сәйлән ябыштырабыз – йолдыз булып янып торсын! Сөембикә 4) Эченә һава тутырып, уенчык яки бәйрәм, туй һ.б.ш.да бизәү элементы буларак файдаланылган, төсле юка резин яки башка материалдан ясалган куык. Галия белән Миненур шар кабарта башлыйлар. Д.Салихов. Керпе кунакка килгән һәм энәләре белән ялгыш бөтен шарларны шартлатып бетергән. Л.Закирова 5) сөйл. Кайбер спорт уеннарында кулланыла торган кечкенә каты туп; гомумән шундый уенчык. Кәшәкәле уйнау белән шулкадәр мавыкканнар, шар артыннан туктаусыз чаба торгач, чит-читләре юп-юка челтәр боз белән капланган бәкегә таба җилдергәннәрен сизми дә калдылар бугай. Р.Камалетдинова 6) Кайбер изафәле тезмәләр составында кулланылып, «сфера, түгәрәк формадагы җисем» мәгънәсен белдерә. Ул [Генрих Гейне]: «Әгәр Җир шары чатнаса, аның чатнавы шагыйрь йөрәге аша үтәргә тиеш», – дигән. Н.Нәҗми. Яшь хыялыйның һава шары шартлый, шарга төялгән спортчылар сазга чума. Р.Батулла 7) иск. Сайлаулар вакытында тавыш бирү өчен кулланылган йомры таш яки башка шундый әйбер. Кандидатларны шар белән сайлый башлыйлар. Г.Тукай 8) иск. Сайлауларда билгеле кандидат яклы бирелгән тавыш. Илнең теләгәне табылды: Сарсымбай ундүрт шар артык алды! Г.Ибраһимов. Анда сиңа шар салырлар, шарны күбрәк җыйсаң – Берлектә. Х.Ибраһим 2. с. мәгъ. Түм-түгәрәк. Тамак астын дер-дер калтыратып, шар күзләрен ачкалап-йомгалап, егет белән кызга карап торды. Г.Мөхәммәтшин. --- Кадерҗан чәче чалгыдан ясалган үткер пәке белән кырып алынган шар башына иске түбәтәй чәпәгән ---. А.Хәлим ◊ Шар куу к. шар сугу. Тимераякта куыша-узыша, үсмерләр шар куа. Р.Камалетдинова. [Хәтимә:] Шушы вакыткача шар куып кына йөргән егет түгел, димәкче булам. Э.Яһудин. Шар салу 1) Сайлауларда катнашып тавыш бирү. Староста итеп сайлаганда, үзең шар салдыңмы? Хәзер халык алдында татарлар йөзенә кара ягаргамы? Г.Сабитов. Мондый бюллетеньгә, әлбәттә, шундук кара шар салалар. Шул булдымы исем, шул булдымы академик? М.Мәһдиев; 2) Билгеле кандидатны сайлау, шуның өчен тавыш бирү. Борынгы ханнарның, солтаннарның баласы, Чыңгызның нәселе, аксөяк Якуп бар чагында, минем кебек җылкы көтеп үскән кара казакъ Этбай улы Сарсымбайга шар салырга мин исәрме? ---. Г.Ибраһимов. Әгәр халык аларны ярата икән, аларга шар салырлар, аларны сайларлар. Г.Исхакый. Биим дисәм күркем бар. Җаным тарткан кандидатка Шар салырга иркем бар. М.Саттаров. Шар сугу 1) Кәшәкә таяк белән кечкенә туп яки шар формасындагы башка берәр әйберне сугып йөртүдән гыйбарәт, чирәм хоккеена охшаш уен һәм шуны уйнау. Аның каравы эш-шөгыльсез калган малайлар Чәрмәсән буена төшеп көн буе шар сукты. В.Имамов. Чишмә хезмәтеннән тулып ага Яшәр җирнең елга, инеше. Шар сугасы урам малайлары Хоккей уйный гүзәл сарайда. В.Галиев; 2) Шар, туп белән уйнала торган уеннарны яки гомумән спорт уеннарын берләштереп, өнәп бетермичә яки шаяртып атау сүзе. Туп тибәргә, шар сугарга миллиардлар тотыла, ә фәнгә юк. Р.Вәлиев; 3) Юк-бар белән шөгыльләнү; эшсез йөрү, вакытны бушка уздыру. Мин монда шар сугып, уйнап йөрмим ләбаса. М.Яһудин. Шар тәгәрәтерлек 1) Тип-тигез, шоп-шома, тап-такыр. Таллыклар очына тынлык кунган, су өсте шар тәгәрәтерлек тип-тигез, ник бер шылт иткән тавыш, ник бер хәрәкәт булсын! Ә.Еники. Юллар матур, юллар иркен хәзер, Шар тәгәрәтерлек – такырлар. Г.Латыйп. Машина тәрәзәсеннән тирә-якны күзәтеп барам. Шар тәгәрәтерлек шома юл. Як-якта җепкә сузылгандай тип-тигез булып яшел куаклар сузыла... М.Әмирханов; 2) Бөтенләй буш, бернәсә дә булмаган. Бишме-алтымы тәрәзәсе урамга караган, шар тәгәрәтерлек шыр ялангач бер зур зал иде бу... Ә.Еники. Шар тәгәрәтү Бильярд уйнау. Аяклар талганчы, күзләр тонганчы бильярд өстәле янында биш-алты сәгать буена шар тәгәрәтү. Г.Кутуй. Анда бик яхшы бильярд өстәле бар. Бераз шар тәгәрәтеп алырбыз. А.Хәсәнов. Шар тибү 1) к. шар сугу. Атаң буе булгансың инде, шар тибеп җөрер вакытың узган. Бүгеннән башлап тырмага җөрерсең. Н.Фәттах. Укып кеше булыр дип уйладым. Булмады. Йөри әнә хәзер шар тибеп... Х.Ибраһим; 2) сөйл. Футбол уйнау |