ШАПЫ’-ШОПЫ КИЛҮ ф. к. шапы-шопы итү ◊ Шапы-шопы китерү к. шапылдату ( 1 мәгъ.). Тын гына шәл бәйләп утыручы килен яки кыз бервакыт күкрәк тутырып бер сулыш ала да борын астыннан гына көйли башлый. Шуны гына көткән гармунчы да гармун телләренең сөякләреннән шапы-шопы китереп бармак шудырып ала һәм эргәгә керә. М.Мәһдиев. Авылның иң чибәр кызы Гөләндәм ялтыравыклы башмакларын шапы-шопы китереп биеп ята. Ф.Яруллин |