ШАПЫРЫНУЧАН с. 1. Артык мактанчык, шапырыну гадәте булган. Эчкечеләр кызыл сүз сөйләүчән, газета белән шапырынучан булалар. Х.Камалов. Шагыйрь халык хакын даулауны башкарак вазифалар эчендә күрә. Хәтта шапырынучан бәндәдәй күкрәк сугып, үзен хадим итеп тә санамый. Зиннур Мансуров 2. и. мәгъ. Үтә мактанчык кеше. Шапырынучан башына бәла шапырылучан. Әйтем |