ШАПЫРЫНУ ф. Үз шәхесенең, эш-гамәлләренең әһәмиятен арттырып күрсәтергә тырышу, мактану, артык күпертеп сөйләү. Мөһим бер вакыйга турында төпле, тыйнак кына итеп язасы урында, кызганычка каршы, әнә шулай чаманы белмичә шапырынып язганмын икән шул мин дә!.. Ә.Еники. Ерактан гына күреп калса да, без аның белән бер мәҗлестә утырдык, фәлән-төгән дип шапырынырга ярата. Х.Камалов

Шапырына башлау Шапырынырга тотыну

Шапырынып алу Бераз гына, бер ара шапырыну. Әле шушы көннәрдә генә Русиянең авыл хуҗалыгы министры Гордеев Италия башкаласы Римда: – Безнең ил өч Европаны яки бер миллиард кешене туйдыра ала! – дип шапырынып алды. А.Галимов

Шапырынып йөрү Төрле җирдә, төрле вакытта шапырыну. Дошманнарның барлыгы: «Җәләл мулла угылларын мактап, шапырынып йөргән булган иде. Ничә ел йөреп, адәм рәтле урынга да керә алмадылар», – дип көләчәк. Г.Ибраһимов. Башбаштакланып, кала халкына: «Сез бүгеннән миңа ясак сала башларсыз», – дип шапырынып йөргән. М.Хәбибуллин

Шапырынып кую Бер мәртәбә, көтмәгәндә шапырыну. Бу дөньяда медицина бик көчле икән, дидем. Конспирация өчен, дип шапырынып куярга да онытмадым. А.Тимергалин. «Мәгәрич» дигән булып, теге ике алтын тәңкәне дә калдырды. «Миндә ул күп, урманда яшерелгән» дип шапырынып та куйды. Г.Гыйльманов

Шапырынып тору Даими яки әледән-әле шапырыну; хәзерге моментта шапырыну

Шапырынып утыру сөйл. к. шапырынып тору. Соңгы акчасын чыгарып бирмәгәндер әле, байлыгы белән шапырынып утырды бит. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә