ШАПЫРЫНКЫ с. Шапырынудан, мактанудан гыйбарәт булган, артык һавалы; күпертелгән, арттырылган. Вышка рәсеме астында газета хәбәрчесенең шактый шапырынкы сүзләре урнаштырылган иде. М.Хәсәнов. Җыен шапырынкы сүзләр язып тутырган да шуны, акыллы сүзләр яздым, дип белә инде үзенчә. Р.Төхфәтуллин |