ШАПЫ’Р-ШОПЫР иярт. Су яки башка сыеклыкны көчле болгатканда, ерып барганда, кайнатканда, суырып эчкәндә һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән тавышны белдерә. Ильяс, суга кереп, яңадан шапыр-шопыр атларга, аннары йөзәргә кереште. Ә.Баян. Малайлар, унбиш-егерме адым түбәнрәк китеп, шапыр-шопыр балык куа. Г.Сабитов. Бот кимерә иде ире шатыр-шотыр, шулпа чөмерә иде хатыны шапыр-шопыр. Ф.Яруллин |