ШАПЫРУ ф. 1) Интенсив рәвештә болгатып күбекләтү, күпертү. Бай хуш килдегезне әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм берничә савыт китереп куйды. Г.Ибраһимов 2) күч. к. шапырыну . Сезне белмим, мин үзем утта янмаячакмын, суда батмаячакмын, барыбер керәчәкмен дип тә шапырды бугай. Менә баттың да. Физика бит ул! Ф.Садриев Шапырып йөрү Озак вакыт шапыру. Белмисең, милләт, синең хакың өчен нинди җырлар ул егет шапырып йөри. Г.Тукай |