ШАПЫРДА’У ф. 1) Берәр сыеклык көчле агым белән акканда шыбырдау, шабырдау, гөжләү. Хатын капылт кына кулларын ычкындырып, диваннан торып басты да, чәч-башын төзәткәли-төзәткәли, ишеге ачык торган ванна бүлмәсенә кереп бикләнде, аннан шапырдап су аккан тавыш ишетелде. З.Хөснияр. Бераздан яр буена урнашкан тирмә эчендә су шапырдаган, хатын-кызлар чәрелдәшкән тавышлар килә башлады. Р.Сәгъди

2) Берәр сыеклык көчле кайнаганда, болгатканда, ерып атлап барганда шапыр-шопыр итү; чапырдау, чапылдау. Ярдан сыер егылып төшкәндәй, зур-зур балыклар шапырдый. Р.Батулла. Тансык, --- сазлыкта пычтыр-пычтыр килеп, тездән батып, сары чәчәкле үләннәрне дә өзде. Җәй булса, шапырдап йөзеп тә килер иде. М.Рәфыйков

3) к. шабырдау ( 5 мәгъ.). Чуаш карчыгы шул җәһәннәм кызуы кебек мунча ләүкәсендә өстеннән шапырдап тир аккан, хәле бетеп, һушыннан язар чиккә җиткән кызны һаман туктаусыз әйләндерде; әйләндерде-әйләндерде дә, карт сөяк тезләре белән кызның эчен үтерердәй авырттырып, чәнечтереп басты, изде. Г.Ибраһимов

4) күч. Артык күп сөйләшү; буш сүз сөйләү. [Салих:] Күп шапырдама, чишен дигәч чишен! К.Тинчурин

Шапырдап тору Әле хәзер шапырдау. – Кашык белән болгатканда да сизелә ул, – ди оста үзе. – Әзер ширбәт су кебек шапырдап тормый, сузылучанга әйләнә башлый. Сөембикә

Шапырдый башлау Шапырдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә