ШАПЫРДАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. шапырдау . Рәгыйдәнең су шапырдатуын күңелне иркәләгән рәхәтлек белән тыңлап, аның сөртенүен шундый ук җылы хис белән күзәтте. Ә.Баян. Атуын атасың, камыш арасыннан алып чыгуы бәла үрдәкне, әнә шунда минем Салпыколагым шапырдатып күлгә кереп китә дә һайт дигәнче, авызына кабып алып та чыга. Г.Якупова 2) Ашаганда яки эчкәндә, һава белән суырып, шапыр-шопыр иткән тавыш чыгару. Нигә шултикле шапырдатып ашыйсың? Х.Камалов. Чынаякка балкашыкның бәрелүе һәм Эльвирның чәйне шапырдатып чөмерүе дә сискәндереп җибәрә иде. М.Маликова Шапырдатып алу Бераз гына шапырдату. Я ул ишек төбендә башын сыртына салып йоклап ята, я йорт алдында бәпкә үләнен ялкау гына йолкып әрле-бирле йөренә, тагаракка салып калдырган суны, килеп, борыны белән шапырдатып ала ---. Ә.Еники Шапырдатып тору Бертуктаусыз шапырдату |