ШАПЫЛДЫК и. 1) Шап-шап иткән тавышлар чыгара торган берәр нәрсә. Шап-шап шапылдык, Басма өстендә тапылдык. Табышмак

2) к. шапылдавык ( 3 мәгъ.). Хәзер шапылдык белән шапылдаталар. Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары

3) күч. Артык сөйләмчәк кеше, лыгырдык, тел бистәсе. Бу – безнең Гариф Шабаев дигән егет. Бик [җитди], бер дә шапылдык түгел. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә