ШАПЫЛДА’У ф. 1) Шап итү, шап-шоп килгән тавышлар чыгару. Нәрсәдер шапылдый, шыгырдый, кемнәрдер кычкыра, сүгенә, берьюлы бер көтү эт өрә иде. Г.Бәширов. Капка аның кулыннан ычкынып, шапылдап ябылды. Ә.Хәсәнов

2) Шундый тавыш чыгарып килеп төшү, бәрелү, егылу, аву һ.б. Мин утырам да утырам, берзаман буран аша капка шапылдавы ишетелде. А.Гыйләҗев. Кинәт Марсның кәшәкәсе, кулыннан ычкынып, идәнгә шапылдый. Л.Лерон // Кискен рәвештә, кинәт килеп төшү, бәрелү, егылу, аву һ.б.ш. Актаң чәрелдәп куя да куркуыннан шапылдап утыра. Г.Каюмов

3) Ямьсез итеп, тавышланып ашау, эчү; чапылдау. Тәмле ризык кергәч, авыз үзеннән-үзе шапылдый инде, аны тыеп булмый. А.Гыйләҗев. Акча алу юк, эчәргә булса – җиткән. Анысына шапылдап торалар, аракы булмаса, әчегән балга да ризалар. Ә.Әминев

4) күч. Артык күп сөйләү, лыгырдау, телгә салышу; кирәкмәгәнне сөйләү. Әй, сиңа әйтәм, кияү килгәч, тагын син шапылдама, ул үзе ясый башламасын! Г.Гобәйдуллин. Юкны шапылдамасана! Адәм көлкесе! Әйтер сүзең булгач, кеше артына посып әйтмә, каршысына барып әйт! Г.Бәширов

Шапылдап йөрү Теләсә кайда һәм теләсә кайчан шапылдау; озак вакыт дәвамында шапылдау. Кулыңа ике айлык пенсияң берьюлы килеп кергән икән, нигә инде бу хакта шулкадәр шапылдап йөрергә? Р.Фәизов

Шапылдап кую Кисәк, бер мәртәбә шапылдау

Шапылдап тору Бертуктаусыз, гел шапылдау; хәзерге моментта шапылдау. – Тиз бул! – дип кычкырды. – Күп шапылдап торсаң, җәяү генә барырсың. Г.Бәширов. – Ичмасам, шешә башы күрсәткәнгә дә исе китми бит, бүтән лесниклар шикелле аракы дигәндә авызы шапылдап тормый чукынчыкның, – диде сул як күрше Закир абзый. М.Галиев

Шапылдый башлау Шапылдарга тотыну. Өйдән җавап булмагач, тагын ишек-тәрәзәләр шапылдый башлады. И.Хуҗин. Ябалак инде хәлсезләнде, канатлары сирәгрәк шапылдый башлады. Н.Каштанов

Шапылдый тору Билгеле вакыт шапылдау. Алланың рәхмәте, суга кереп үскән агач төпләрендә Сарбай белән бераз шапылдый торгач, картның күлмәгенә берничә балык йөзеп керде. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә