ШАПЫЛДАТУ ф. 1) Шап иткән тавыш чыгару, шап-шоп китерү. Ул кабарып киткән сумкасына шапылдатып сугып алды. Н.Әхмәдиев. Учны учка шапылдаткач, Барый, җилкенеп, урыныннан кузгалды ---. А.Гыймадиев

2) Кискен хәрәкәт белән каты итеп сугу, бәрү. Капка төпләрендә аттан сикереп төште һәм, йөгәнен салдырып, айгырның артына берне шапылдатты. А.Гыйләҗев. Шулчак кул үзеннән-үзе алдагы партада утырган кызның озын чәч толымына үрелә, сыйныфташ кыз да төшеп калганнардан түгел – борыла да кулындагы китап белән маңгаеңа шапылдата. З.Хөснияр

3) Иркәләү, шаярту һ.б.ш. рәвешле кагу, каккалау. – Ирек бирмәдең бит, брат, ә! – дип, мин дустымның иңбашын шапылдатып алдым. З.Хөснияр. – Я, егет, кызлар озата башладыңмы инде? – дип, аның аркасын шапылдатты. Г.Әдһәмова

4) Ямьсез итеп, тавышлар чыгарып ашаганда, эчкәндә авызны чапылдату. «Шапылдатма, әти», – ди малай. «Тынычрак аша, әти», – ди килен... А.Гыйләҗев. Тагын да бала булса, кайнана аны да авызын шапылдатып ашарга, сүзләрнең азагын йотып сөйләшергә өйрәтер, телен дә «әннә» дип түгел, «әббә» дип ачтырыр дип уйлады. М.Маликова

5) Бер сугуда, бәрүдә, атуда егу, тәгәрәтү; үтерү. Ә чит илләрдә ниләр булып ята бүген? Патрис Лумумбаны шапылдаттылар әнә... Ә.Мушинский. Әйе, ә теге черки нәкъ шул кызыл ыштан кырыена кунган, шунда шапылдаттым да инде мин аны! Э.Яһудин

6) Тиз, кыю, җитез һ.б.ш. рәвештә берәр өслеккә нәрсәдер беркетү, сугу, язу, ябыштыру. – Тукта әле, түтекәй, Александр дигәне янына Имаметдинен куярга онытканмын, әкәмәт! – дип көлеп җибәрде һәм зур хәрефләр белән үзебезчә исемен шапылдатуын күреп тордым. М.Хуҗин

7) Нәрсәне дә булса бер-бер артлы эшләп, әзерләп тору, бик тиз һәм күпләп чыгару. Хикәяләрне шапылдата гына бу язучы // Тиз генә, аннан-моннан эшләп ату. --- интервьюны бүген үк шапылдатабызмы? Н.Гыйматдинова. Әфсен-төфсенләп, норманы шапылдаттык. Т.Нәҗмиев

8) Берәр кешегә карата ниндидер җәзага тарту, шелтәләү һ.б.ш. турында карар чыгару; чәпәү, сылау. Бүреләрнең тамагы туйгандырмы-юкмы, әмма Мекебайга биш елны шапылдатканнар. Н.Әхмәдиев

Шапылдатып алу Бер мәртәбә яки аз гына вакыт шапылдату. Комбат учын учка шапылдатып алды, димәк, кәефе күтәрелә. С.Шәрипов. Капитан үзе дә сизмәстән үрә катты, башка солдатлар да үкчәләрен шапылдатып алдылар да тораташ булдылар. Р.Батулла

Шапылдатып карау Сынау өчен шапылдату. Таймас: – Симереп бетәм инде! – дип, корсагына шапылдатып караган иде, әбисе: – И инде, күз төпләрең күп-күмгәк, бер дә төс керми... Беләкләрең дә сыеграк, малай кешегә килешми, – дип, авызын томалады. А.Тимергалин

Шапылдатып кую Бер мәртәбә яки кисәк шапылдату. Ситсының әле яшелен, әле бишниен, әле кызылын суырып алалар. Алалар да җәеп салып, әле куллары белән шапылдатып куялар, әле беләкләренә эләләр дә кояшка ялтыратып мактарга тотыналар. Г.Бәширов. Шул арада йомры гына гәүдәле каракучкыл дневальный пәйда булды, кыланган сыман, башын артка ташлабрак честь биргәч, үкчәләрен шапылдатып куйды. С.Шәрипов

Шапылдатып тору Берөзлексез, даими яки хәзерге моментта шапылдату

Шапылдатып утыру сөйл. к. шапылдатып тору. Яшеренеп торуның мәгънәсе калмаган, Ялмавыз да үз кыяфәтенә кайткан, әрекмән яфрагыдай колакларын шапылдатып утыра башлаган. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә