ШАПЫЛДАВЫК и. 1. 1) к. шапалак ( 1 мәгъ.). Сагалап тора, качып сагалый, үрмәләп тә бара, шуышып та якынаеп карый, юк, чебен үзенекен итә: шапылдавык астында үләсе килми. Р.Батулла

2) к. шакылдавык. Бакчада шапылдавыгын шакылдатып булса да ятадырые. Н.Фәттах. Шапылдавыклар шакылдый, тырылдавыклар тырылдый һәм башка төр уен кораллары уйный башлый. Р.Мостафин

3) Йон, мамык кебек нәрсәләрне язу, кылдан арындыру һ.б.ш. өчен еш тешле тарак рәвешендәге гади эш коралы. Махсус тараклар, үзе әйткәнчә, шапылдавыклар аша үткәрә [мамыкны]. Шәһри Казан

4) Кыска кәгазь торба рәвешендәге, филтәсеннән тартып ертып җибәргәндә һаваны шартлата торган уенчык; русчасы: хлопушка. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан мондый тикшерүләр инде гадәткә кергән, чөнки бу вакытта кибет киштәләрендә төрле төрдәге пиротехника (петарда, шапылдавык, фейерверклар) пәйда була. Яңа Чишмә хәбәрләре

5) Гадәттә, яланаякка киелә торган артсыз, үкчәсез ачык аяк киеме; чәпелдек; русчасы: шлёпанцы. Илләре бик хәерче – экскурсияләрдән кайтышлый да аңа шаккатып, тел шартлатып кайтырлык. --- Өсләрендә – үзләре типчегән капчык-киемнәр, аякларында – үзләре әтмәлләгән шапылдавыклар (шлёпанцылар). Г.Җәлилова

2. с. мәгъ. Шап-шоп иткән тавышлар чыгара, шапылдый торган. Зиннәт озын мыеклы абыйның үзен генә түгел, аның шул шапылдавык галошын да, хәтта аның кулындагы чөмәкле таягын да яратмый. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә