ША’П-ШОП иярт. Әледән-әле, тигезле-тигезсез рәвештә кабатланып торган шап иткән тавышны белдерә. Кар базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла да ябыла – аннан өйгә чүлмәк-чүлмәк сөт, май, каймак ташыйлар. Ә.Еники. Бакалар ары шап-шоп, бире шап-шоп сикерешә. Р.Батулла |