ШАПШАКЛЫК и. 1) Кешенең гадәтләрендә чисталык, җыйнаклык, пөхтәлек җитмәү үзлеге; шапшак булу сыйфаты, җыйнаксызлык. Бездә дә табигать бик матур. [Нәҗип Газизов] Гадел булды һәм безне дә намуслы, сәләтле, хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбияләргә омтылды. Тәртипсезлеккә, шапшаклыкка, алдашуларга юл куймый иде. Л.Шәех. Хатыннарның берсе шапшаклыкта, икенчесе ялкаулыкта гаепле булып чыкты. Р.Хәсәнова 2) Берәр җирнең, берәр нәрсәнең керле, пычрак булуы, чисталык булмау, пычраклык; пычратылу күренеше. Ләкин үзебезнең шапшаклыгыбыз күп җиргә йогып кала. Ф.Яруллин. Буфетта шапшаклык, тәртипсезлек хөкем сөрә. З.Зәйнуллин 3) Берәр эштә җентеклелек җитмәү күренеше, төгәлсезлек. Аннары телен дә бер карап чыгасың бар. Синең язганнарың элек бик җанлы була иде. ә бу повестеңда, турысын әйткәнгә гафу ит, ниндидер шапшаклык сизелә. Ф.Садриев. Беренче елларда язылган әсәрләремне янә укып карыйм мин. Укып карыйм да Роберт Батуллин исемле башлап язучыны сүгәм. Тел шапшаклыгы, гәзит тәгъбирләре, ясалма инверсияләр ачуны китерә. Р.Батулла 4) күч. Кеше холкындагы түбәнлек, явыз ниятлелек, вөҗдансызлык, әшәкелек; яман гамәл, явызлык. Нинди генә вакыйгаларны сурәтләсә дә, кемнәрне генә әсәрләренә кертсә дә, анда һичнинди шапшаклык, пошлость юк. Т.Миңнуллин. Иптәшеңнең никахлы ирен тартып алу кебек бозыклыкны, әхлаксызлыкны, шапшаклыкны мин күз алдыма китерә алмый идем, авызым пешкәнче. Т.Галиуллин |