ШАПШАКЛАНУ ф. 1) Шапшак кешегә әйләнү, чисталыкны сакламый башлау, җыйнаксызлану, пөхтәлеге бетү. Өйдә тәртип бугай. Шапшакланмагыз, тәртипле генә яшәгез. З.Хәким

2) Керләнү, пычрану, пычрак, шакшы хәлгә килү. Иртәнге ак бураннар Кичкә шапшакланганнар: Корымга уралганнар, Сөремгә буялганнар ---. Ш.Галиев

Шапшакланып бетү Тәмам шапшаклану . Эштә шапшакланган киемне салып кую. Фани дөнья буйлап йөри-йөри Шапшакланып бетсәм әгәр дә, Чистарырга бик тиз кереп китәм – Бер җирдә бар шундый мәгарә. И.Гыйләҗев

Шапшакланып китү Соңгы вакытта сизелерлек шапшаклану . Элек гел чиста тора торган өстәл өсте генә килен төшкән көннән бирле шапшакланып китте: ашап төкерелгән көнбагыш, чикләвек чүпләре, эчеп бетмәгән чәйле әллә ничә чынаяк, бөгәрләп аткан салфеткалар. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә