ШАПШАК с. 1. 1) Үзе, киеме чиста булмаган, гомумән чисталыкны сакламаган, пөхтәлек хас булмаган, җыйнаксыз (кеше тур.). Урамыбызда иң тыныч, иң сүлпән, иң шапшак хатын Мәрхәбә кодагый иде. М.Кәрим. Әйтәм аны мәзин абзый муеннарын, колакларын юмыйча йөри торган шапшак малайларны «хинзир!» дип сүгә, тикмәгә генә түгел икән. Г.Бәширов

2) Ару булмаган, пычранган, керләнгән, пычрак. Җитү чәчле, шапшак куллы сузан бер малай, ыбыр-чыбырларны куркытып, олырак балыкларын җыеп йөри икән. А.Гыйләҗев. Мондый шапшак, мескен тракторнымы, әллә аның бичара хуҗасынмы кызганырга белмичә, бригадир аптырап сызгырып җибәрде. Н.Фәттах

3) күч. Аннан-моннан эшләнгән, җиренә җиткерелмәгән, кимчелекле. Теге яисә бу әсәрнең теле ярлы икән, шапшак һәм төссез икән, бу – авторның наданлыгыннан яки ялкаулыгыннан килә. Г.Бәширов

4) күч. Әдәпсез, тупас, ямьсез, сүгенүле (тел, сөйләм тур.). – Син, тәрбияләсәң, юньләп тәрбиялә, алай шапшак сүзләр әйтмә, – диде ул. А.Тимергалин. Мөсәгыйть бу уңайдан үз телендә булган бөтен шапшак сүзләрне файдалана ---. М.Мәһдиев

5) күч. Кара эчле, мәкерле, түбән, начар, яман (кеше тур.). Үзебезнең татар Зоммерлары, Хромосомнары, Икзимнары, Фикция Саматовналары рухи шапшаклар, милләтнең корткычлары итеп күрсәтелә. Шәһри Казан

6) күч. Гаделсез, явызлык тулы, гаделлек булмаган. Син әле белмисең: бик шапшак бу дөнья. М.Мирза

2. и. мәгъ. 1) Чисталык сакламаган кеше. Бала табарга керүче хатыннар арасында иң чисталары татар хатыннары иде, тик соңгы вакытларда алар арасында да шапшаклар күренә башлады, дигән иде алар. Т.Миңнуллин. Юынгыч килеп чыга, Шаккатып башын кага: Аһ син, шапшак, аһ син пычрак, Чучка – шакшыга баткан! Р.Корбан

2) Һәртөрле кер, шакшы, пычрак. Ерганак үзәнгә ташый Күпме пычрак, күпме шапшак. 3.Нури. Тикмәгә генә, үткәнеңә төкерсәң, киләчәгең сине шапшакка батырыр, димәгәннәрдер. М.Хәсәнов

3) күч. Түбәнлек, явызлык, мәкер

3. рәв. мәгъ. 1) Пычрак хәлдә, чисталык сакламыйча, чисталык булмый торып. Тамара белән сүз көрәштергән арада, шапшаграк киенгән бер хатын безнең яныбыздан үтеп китте. Ф.Яруллин. Әйдә, ярар әле, дип шапшак йөрү анда юк, бу Финляндиядәге гомуми тәртипкә дә туры килә. С.Ибраһимова

2) Аннан-моннан, җиренә җиткермичә, җыйнаксыз гына

3) күч. Явыз рәвештә, астыртын явызлык белән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә