ШАПТЫ’Р-ШОПТЫР иярт. 1) Суны, сазлыкны ерып атлап барганда, чумганда, көчле бәреп чәчрәткәндә чыккан чупырдау, чапылдау тавышын белдерә; чапыл-чопыл. Элмә кирәксә – элмә табасың, имән урман яме булып утыра; бездә урманнан җиләк исе килеп тора. Ә монда, тфү, һәр үскән агач деловой икән, аяк мүккә урала, шаптыр-шоптыр су ерасың. К.Кара. Янәшәдә генә шаптыр-шоптыр балык уйный. Х.Галидән 2) Артык ашыгып, авызны зур ачып, шапылдатып ашаганда чыга торган тавышны белдерә. Тегермәне тарта тора, Хәрәкәт арта тора, Ашау машинасымыни: Аны-моны, аннан-моннан, Хаптыр-хоптыр, Шаптыр-шоптыр Капты-йотты! Ш.Галиев. Авыздагы ризыгын Шаптыр-шоптыр чәйнәгән. Сүз әйтергә теләсә, Теле көчкә әйләнгән. Ф.Яруллин 3) Яссы әйберләрне бер-берсенә бәргәндә, каеш, тукыма һ.б.ш.ны кисәк селтәгәндә барлыкка килгән, һаваны шартлаткан тавышны белдерә. Авыл советы йортының түбәсенә Мәрдәнша Мурзин үз кулы белән кадаган ал байракны җилләр шаптыр-шоптыр китереп какты. Г.Ахунов |