ША’ПКА и. лат. 1) Күрек, мамык һ.б.ш. материалдан эшләнгән җылы баш киеме. Фотоларда каракүл шапка кигән хатын-кызлар, ирләр балык тота. А.Кормаш // Гомумән төрле җылылыкта, төрле материалдан һәм төрле фасонда эшләнгән баш киеме. – Әйтмичә калсам, йокым йокы булмас, сиңа бу шапкаң бик килешә, Маһирә, – дидем ---. Ф.Хөсни. Өстенә әйбәт язгы пальто, башына эшләпә кигән Вилдан, бераз алдарак, өстенә зәңгәр пальто, башына ак шапка кигән Миләүшә күренде. Г.Әпсәләмов 2) Газета-журнал һ.б.ш.да уртак темага багышланган берничә мәкалә өчен уртак, гадәттә зур хәрефләр белән басылган гомуми башлык. Газетаның чираттагы санын планлаштыра башладылар. --- – Бу санга нинди шапка куябыз? – диде Шакир абый ---. Р.Фәизов 3) махс. Китапның титул битендә һ.б.ш.да башлык астында күрсәтелә торган басып чыгаручы учреждениенең яки сериянең исеме. Анда озак кына даими экспозициядә торды. Музей шапкасы астында басылып чыккан открыткалар сериясенә дә кергән иде ул. Б.Гыйльванов 4) Интернет сайты, телевизион тапшыру, мәгълүмат чаралары кебекләрдә гомуми мәгълүмат, кереш сүз һ.б.ш. бирелә торган өлеш. Сайтларның шаблоны бер үк, әмма адресы, эчтәлеге, шапкасының дизайны – барысы да индивидуаль. Д.Сәфәров. Журнал бик озак еллар мин ясаган шапка белән чыкты. Сөембикә 5) Берничә көлтәдән торган өем; көлтәләрнең шул өемгә куелу рәвеше. Менә, бер чама ургач, бәйләнгән көлтәләр шапкаларга утыртылды. «Урак эшләре» тәмам булгач, көлтәләр шапкалардан алынып торыпша өстенә ташланды һәм чабагачлар эшкә кереште. З.Мурсиев |