ША’П ИТҮ ф. Бер мәртәбә кисәк бәрелү, төшү һ.б.ш.дан шапылдаган тавыш чыгу. Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп, Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп. Г.Тукай. Нәрсәдер шап итеп идәнгә төшкән тавышка күзләрен ачты. Х.Камалов. Кайтырга дип кузгалыйм гына дигәндә, якындагы куакта нәрсәдер шап итте дә, куак дер селкенә башлады. Н.Каштанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә