ШАПАЛАК и. сөйл. 1. 1) Чебен, озынборын кебекләрне үтерү өчен башында яссы, киңәебрәк торган өлеше булган җиңел әсбап; чебенүтергеч. Шапалакка кунган чебен исән кала... Ш.Галиев. Тәрәзәләрне томалап, ишеккә кусаң, чыгып качалар. Калганнарына менә шапалак. Ә.Хәсәнов

2) Кисәк, шап итеп, кулны йодрыкламыйча, уч белән сугу рәвеше; яңаклау. Акыру гына түгел, сезгә шапалак төшерәсе иде дә, кешесе юк. Т.Гыйззәт

3) к. шапылдавык ( 3 мәгъ.). Шапалак дигәне – бер-берсенә беркетелгән ике шома агач кисәге. Йонны шулар арасына кыстырып, үтүкләгән кебек эшләүне «шапалату» ди икән каргалылар. Безнең гәҗит

2. с. мәгъ. 1) Ашыгып сөйләве яки сакаулыгы аркасында сүзе аңлашылмый торган. Шапалак малайларның күбесенә хас булганча, биш яшькә чаклы җүнле-рәтле теле ачылмады. Г.Ахунов

2) Шапшак ( 1 мәгъ.), шакшы, җыйнаксыз. Сәйрүз – шапалак, рамнарны гына түгел, тәрәзә пыялаларын да «буяп» чыккан. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә