ШАП иярт. 1. 1) Каты өслеккә берәр нәрсә килеп төшкәндә, бәрелгәндә, яссы нәрсә белән сукканда, ике яссы әйберне бер-берсенә бәргәндә барлыкка килгән саңгырау тавышны белдерә. Тал балалары, балакларын сызганып, кызыл балчыкка салам кушып, изелмә, изелмәгә, хуш исләре аңкып торсын өчен, канәфер орлыклары өстәделәр, аны изделәр һәм, шап та шоп китереп, саман кирпечләре суктылар. А.Хәлим 2) Берәр эш-гамәлнең кисәк, бик тиз, бер хәрәкәттә башкарылу рәвешен белдерә. Моны ул үзе дә чамалады, гадәтенчә шап туктады да бер сүз дә әйтмичә китеп тә барды. Л.Ихсанова. Шунда Гайфи көлеп утырган җиреннән туктап, шап итеп авызын япты. Аманулла 2. хәб. мәгъ. Кисәк китереп сугу, бәрү, бәрелү турында. Тегесе дә җитез – шап маңгаена. С.Шәрипов. Уйга бирелеп, искәрмичәрәк калган икән, маңгае белән шап бетонга! Н.Әхмәдиев |