ШАҢКУ ф. cиp. 1) Бәрү, сугу. [Кыяр башлының] аягыннан эләктереп алдым да торып бастым, болгап, монысының башы белән тегесенең башына шаңкыдым. Беразга икесе дә исәңгерәп киттеләр. Ф.Баттал 2) күч. Миңгерәүләнү, аңгыралану, билгеле бер вакытка аңлау сәләтен югалту Шаңкып йөрү Күптәннән бирле, шактый вакыт шаңкыган хәлдә булу. Егет --- берничә ел шаңкып йөргәннән соң, сарт юлына төшеп, көн чыгышына карап китеп барды. З.Мурсиев Шаңкып калу Ниндидер тәэсирдән соң шаңку. Шуннан соң военком Сапожников, МТС директоры --- чыгыш ясадылар. Без ул чакта шаңкып калган идек, кемнең ни әйткәнен дә хәтерләрлек түгел. З.Мурсиев Шаңкып китү Кинәт шаңку. Якында гына аллы-артлы ике мина шартлады. Кәримнең башы шаңкып китте. Ә.Хәкимов Шаңкып тору Сөйләү моментында шаңкыган булу; вакытлыча шаңку |