ШАҢКАЮ ф. 1) Туңу, шакыраеп кату, бөгелмәс, сыгылмас хәлгә килү; катып калу. Чөнки солдат кыш буенча гүр-окопта шаңкаеп, Мәрхәмәтсез кышкы салкынны татый хәлдән таеп. Г.Сөнгати

2) к. шаңку ( 1 мәгъ.)

Шаңкаеп калу Ниндидер тәэсирдән соң шаңкаю. Гимран Гимаевич, борылып, капкадан кереп китә. Барысы да шаңкаеп калалар. З.Хәким

Шаңкаеп тору Әле, хәзер шаңкайган хәлдә булу. [Әвеш (диванга лаҗыраеп)]: Мин пилорам директоры. [Вәяз (беравык шаңкаеп торып)]: Әвеш Тәвешевичмы әллә? З.Хәким

Шаңкая башлау Шаңкаюга таба бару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә