ШАҢДА’У и. Яңгыравык, кайтаваз. Адаштырып йөрәк авазымны, ишеттерә шаңдау: «Ул яман!..» З.Мансуров. Җир тетрәтеп чапкан корыч айгыр, юл буендагы яшь каеннарны сискәндереп, дөньяга гайрәтле аваз салганда, синең иркенлегең, азат ил баласы булуың искә төшә; шаңдау, урманнарга бәрелеп, кире кайта: – Ааа-ааа... Г.Ахунов. Шаңдау булып кайтавазлар килә Дау-көрәшле кайнар көннәрдән. Р.Низами |